Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай районының спорт меридианнарында: Баскетбол

Районда баскетбол буенча ДЮСШ Беренчелеге узды. 1999-2000 елларда туган егетләр арасында Иске Мокшино мәктәбе командасы лаеклы җиңү яулады. Аксубайның 3 нче мәктәбе командасы - икенче, Савгач урта мәктәбе командасы өченче урында. Баскетбол буенча шул ук яшьтәге кызлар арасында кабаттан Иске Мокшино мәктәбе командасы җиңүгә иреште, 3 нче мәктәп командасы икенче...

Районда баскетбол буенча ДЮСШ Беренчелеге узды.

1999-2000 елларда туган егетләр арасында Иске Мокшино мәктәбе командасы лаеклы җиңү яулады. Аксубайның 3 нче мәктәбе командасы - икенче, Савгач урта мәктәбе командасы өченче урында. Баскетбол буенча шул ук яшьтәге кызлар арасында кабаттан Иске Мокшино мәктәбе командасы җиңүгә иреште, 3 нче мәктәп командасы икенче урынны алды. Иске Үзи мәктәбе кызлары өченче җиңүче булдылар.

2001 елда туган егетләр арасында баскетбол матчларында Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары нәтиҗәле уен күрсәттеләр, искемокшинолылар - икенче, Аксубай лицее баскетболчылары өченче призер булдылар.

Шул ук яшьтәге кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә: 1 - Иске Мокшино, 2 - Иске Үзи һәм 3 - Аксубайның 3 нче мәктәбе командалары.

Бер яшькә кечерәк егетләр арасында уен киеренке булды. Кабаттан Иске Мокшино мәктәбе егетләре Беренчелекне бирмәделәр һәм пъедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Иске Үзи һәм Иске Ильдеряк мәктәбе командалары икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

2002-2003 елларда туган кызлар арасында Иске Мокшино мәктәбендә укучы кызлар чын спортчы сыйфатларын күрсәтеп лаеклы беренче урынны алдылар. Иске Ибрай командасы туплаган баллар исәбе команданы икенче баскычка күтәрде, Иске Ильдеряк мәктәбе кызлары - өченче баскычта.

2004-2005 елларда туган спортчылар арасында искемокшинолылар беренче урынга лаек булдылар. Сөнчәле һәм 3 нче мәктәп командалары - икенче һәм өченче урыннарда. Шул ук яшь категориясендәге кызлар арасында беренче урынны Иске Ильдеряк кызлары алды, Иске Мокшино һәм Иске Үзи кызлары икенче һәм өченче урыннарны үзара бүлеште.

2006-2008 елларда туган иң яшь катнашучылар өчен бу тәүге уеннар. Ә беренче җиңү гомергә истә калачак. Һәм Иске Мокшино мәктәбе укучылары кабат алдынгылар, Иске Ильдеряк һәм Аксубай лицее укучылары - икенче һәм өченче урыннарда. Кызлар арасында турнир таблицасы түбәндәгечә билгеләнде: Аксубайның 3 нче мәктәбе - беренче, Иске Ильдеряк - 2 һәм Аксубай лицее 3 урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев