Аксубайның 1 нче мәктәбе волейболчылары беренчелекне яулады
«Юность» универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.
Спорт чарасы «Спорт коррупциягә каршы» Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланды. Турнирда Аксубай мәктәпләре хезмәткәрләре һәм районның муниципаль хезмәткәрләре командалары көч сынашты. Ярышлар кискен, инициативалы үтте, волейболчылар яхшы нәтиҗәләргә омтылдылар.
Нәтиҗәдә 1 нче Аксубай мәктәбе командасы турнир җиңүчесе булды. Икенче призны район башкарма комитетының волейбол дружинасы яулады. Өченче урында – икенче мәктәп волейболчылары.
Фото: район сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев