Аксубайлылар Нурлат чаңгы юлында көч сынашты
Спорт

Аксубайлылар Нурлат чаңгы юлында көч сынашты

Аксубай районы спортчылары кышкы спорт сезонын ябуга багышланган чаңгы буенча ачык ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Традицион ярышлар Нурлатта республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән спорт сөючеләрне җыйды. Районыбыз чаңгычылары янә алдынгылыкны тотты. Спорт ветераны Леонид Воркунов 60-69 яшьлек спортчылар арасында финишка беренче булып килде. Мансур Сәхабетдинов 40-49 яшьлек чаңгычылар арасында өченче урынны яулады.

Көч сынашуларда Аксубай укучылары да үз яшь төркемнәрендә иң югары нәтиҗәләрне күрсәттеләр. Спорт пьедесталының беренче баскычын Богдан Борзов һәм Игорь Евлампиев алды.

Фото: Мансур Сәхабетдинов архивыннан.


Нет комментариев