Аксубайда ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары узды
Спорт

Аксубайда ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары узды

15 февральдә «Юность» спорт комплексында Ватанны саклаучылар елына багышланган ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Турнирда биш команда катнашты: район эчке эшләр бүлеге, Трудолюбово, Савгач, Башкарма комитет һәм 3нче Аксубай мәктәбе.

Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урында – Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге, 2 урында – Трудолюбово, 3 урында – Савгач.

Аерылып торган уенчылар шулай ук лаеклы бүләкләр алдылар. Иң яхшы уенчы дип – Әмир Мясников, иң яхшы бәйләүче дип – Пимулин Александр, иң яхшы һөҗүмче дип Егоров Никита танылды.

Призлы урыннарны яулаган командалар – грамоталар һәм медальләр, ә турнир җиңүчеләре «Чистополье» ХКдан кубок һәм акчалата призлар алдылар.


Нет комментариев