Район командасы ТР «Сәламәтлек» XIX авыл спартакиадасы программасы буенча авыл районнарының ир-атлар командалары арасында волейбол буенча ТР Чемпионатының зональ этабында уңышлы чыгыш ясады.
Ярышлар Зәйдә үтте. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 16 волейбол дружинасы катнашты. Аксубай районы данын яклап бертуган Илсур һәм Илнур Сафиннар, Руслан Смелов, Рөстәм Бикмөхәммәтов, Евгений Ильин, Самат Гайнуллин, Илшат Хафизов көч сынаштылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча команда икенче зонада иң көчле бишлеккә керде. Егетләр үз тармакларында яхшы белгечлекләр генә түгел, алар актив тормыш рәвеше алып баралар, спорт белән шөгыльләнәләр. Бу – район үсмерләре өчен яхшы мисал.
Нет комментариев