Аксубай шахматчылары янә республика турниры призерлары булдылар
Спорт

Аксубай шахматчылары янә республика турниры призерлары булдылар

Аксубай районы җыелма командасы Яр Чаллыда узган тиз шахмат һәм блиц буенча Татарстан Республикасы команда чемпионатында медальләр яулады.

Район шахматчылары бу ике турнирда да катнаштылар. Тиз шахмат ярышларында безнең команданы Илнар Гафиятов, Фаил Гафиятуллин, Тимур Мәгыйзов, Адель Купцов тәкъдим итте. Беренче турда Түбән Кама спортчыларына 1 : 3 исәбе белән оттыру безнең шахматчыларның кәефен төшермәде һәм алар икенче турда ук Яр Чаллыдан «КамАЗ» командасын 3 :1 исәбе белән җиңделәр. Аннары республикада иң көчле Бөгелмә командасын 2,5 : 1,5 исәбе белән җиңүгә ирештеләр, Казанның Киров районы һәм Яшел Үзән командалары белән тигез исәп белән уйнадылар. 4 : 0 исәбе белән Мендеелевск командасын җиңделәр. Кукмара командасы белән бераз гына уңышсыз уйнадылар, әмма соңгы турда бөтен көчләрен куеп, Чистайның «Фортуна» командасын 4 : 0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Бу Актаныш белән бронза өчен матч уйнау хокукы бирде.

Безнең җыелма команда принципиаль көндәш белән уенны 2:2 исәбе белән тәмамлады һәм бөтен өмет Купцовка һәм Мәгыйзовка бирелде. Матч уртасында Мәгыйзов отты, Гафиятов көчле Актаныш командасына өстенлек бирде, Купцова җиңде, Гафиятуллин тигез позициядә иде. Тик ахырда барысы да искиткеч килеп чыкты: Купцов кайдадыр исәпне югалтты һәм оттырды, команда – 1 : 2 исәп белән оттыра башлады, әмма Фаил Гафиятуллин ярдәмгә килде, ул тиз шахматта безнең командага бронза китерде.

Икенче көнне блицта Фаилдән башка гына уйнадылар (ул бөтенроссия ярышларына китте), аны команда капитаны Геннадий Горбунов алыштырды.

– Блицта без инде призлы урыннарга исәп тотмадык, шуның өчен ирекле уйнадык, – дип сөйләде Илнар Гафиятов. – Шулай да һәр очко өчен көрәштек. Башкаланың Киров районы командасына 1,5 :2,5 исәбе белән оттырдык, Саба районын – 3 :1 исәбе белән җиңдек, Яр Чаллының «Звезда» һәм Минзәлә командалары белән тигез исәпкә уйнадык. Яшел Үзән командасы белән бер баллга яхшырак уйнадык, Кукмара командасына оттырганнан соң Яр Чаллының «Молния» һәм «АТЭС» командаларын җиңдек. Өстәвенә, Илнар Гафиятовның җиңүе һәм беренче тактада Геннадий Горбуновның тигез исәп белән уйнавы ярдәмендә, өстәмә күрсәткечләр буенча Аксубай районы көтмәгәндә соңгы баскычка күтәрелде һәм финалга чыкты. Финалда безне Актанышның көчле командасы белән уен көтте, безгә җиңәргә кирәк иде, әмма чираттагы 2 : 2 исәбе безне лаеклы көмеш медаль белән калдырды.

Аксубай районы шахматчылары ел саен марканы югарырак тота бара – 2016 елда төрле составта 40 иң көчле шәһәр һәм район командалары арасында медальсез калмадык! 


Нет комментариев