Аксубай районы спорт мәктәбе командасы Балтач районында узган йөзү буенча ачык ярышларда уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда 24 спорт мәктәбе катнашты. Көч сынашучылар арасында спорт мәктәбе тренеры Геннадий Леонтьев тәрбияләнүчеләре иң яхшы позициядә булдылар.
Йөз метрга баттерфляй йөзүдә Арина Зубарева үз категориясендә беренче булды, Алиса Безрукова икенче нәтиҗә күрсәтте. 100 метрга аркада ятып йөзүдә Арина Зубарева икенче призер булды. 100 метрга брасста Диона Кажукова һәм Алиса Безрукова үз яшь төркемнәрендә – беренче, Екатерина Кудряшова икенче урыннарны алдылар. 2010 елгы катнашучылар арасында ирекле стильдә һәм күп төрле йөзүдә Арина Зубарева өченче урынны яулады.
Бу көнне барлык катнашучылар үз разрядларын расладылар, ә Екатерина Кудряшова икенче өлкәннәр разрядын үтәде (100 метрга брасс белән).
Нет комментариев