Аксубай икенче мәктәбе волейболчылары турнир җиңүчеләре булдылар
Спорт

Аксубай икенче мәктәбе волейболчылары турнир җиңүчеләре булдылар

Аксубайның 3 нче мәктәбе базасында хатын-кызлар командалары арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган волейбол буенча турнир узды.

Беренчелеккә район үзәге мәктәпләре һәм Кәкре Күл мәктәбенең волейбол командалары дәгъва кылды.

Берничә сәгать дәвамында мәйданчыкта спорт азарты хөкем сөрде. Уеннар кискен көрәштә үтте.

Нәтиҗәдә икенче мәктәп вәкилләре көндәшләреннән көчлерәк, җитезрәк булып чыкты, алар максималь балл җыйдылар. Кәкре Күл мәктәбе спортчы кызлары – икенче, мәйдан хуҗалары өченче урында.


Нет комментариев