Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубай чаңгычылары сынатмадылар

Аксубай районы чаңгычылары Алексеевскида узган муниципальара ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.

Чаңгы ярышларында республиканың сигез районыннан 100дән артык спортчы катнашты. Аксубайлылар янә биеклектә калдылар. Яшьтәшләре арасында беренче булып биш чакрым араны спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ләлә Бикушева үтте. Ун километр дистанциядә Рәмис Бикушев финишка – беренче, Айрат Шәрифуллин икенче булып килде. Зоя Шихранова 50-59 яшь категориясендә биш километрга йөгерүдә икенче урынны яулады, Станислав Герасимов та шулай ук үз яшь төркемендә ун километрга узышта икенче булды. Дмитрий Бульбов 2008 елда туган егетләр арасында биш километр дистанциядә өченче нәтиҗә күрсәтте. Леонид Воркунов чаңгы буенча көндәшләренә – спорт ветераннарына җиңү мөмкинлеге калдырмады – көннең иң яхшы нәтиҗәсенә иреште.
                                                                                                                                                                                                       Фото: Аксубай спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев