Аксубай спортчылары, Чистай электр челтәрләре оешуга 60 ел тулуга багышланган «Челтәрләр компаниясе» АҖ филиалы призына багышланган чаңгы ярышларында катнашып, шәп нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышлар Алексеевск бистәсендә узды, ярышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан йөздән артык спортчы катнашты.
3 километр дистанциядә Зәйнәп Латыйпова финишка беренче булып килде.
Шул ук дистанциядә икенче урынны Чулпан Батдалова яулады, өченче урында Кәрим Гатауллин һәм Севостьян Охотников. Дүртенче күрсәткечкә Әдилә Минвәлиева, Айсылу Сафиуллина, Богдан Борзов һәм Сәмир Мотыйгуллин ирештеләр. Нәтиҗәдә – команда беренчелегендә аксубайлылар өченче урынны яулады.
Нет комментариев