Аксубай спорт мәктәбе футболчылары командасы Әфганстан Республикасындагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының һәм ветераннарының Татарстан иҗтимагый оешмасы Нурлат районы җирле иҗтимагый оешмасы призына үткәрелә торган турнирда икенче урынны алды.
Ярышларда Нурлат, Аксубай районнарын һәм Самара өлкәсен тәкъдим иткән алты команда катнашты. Александр Лодоркин тәрбияләгән спортчылар финал уенында гына мәйданчык хуҗаларына 2:1 исәбе белән оттырып, көндәшләрен ышанычлы җиңделәр һәм турнир таблицасында икенче урынны алдылар.
Нет комментариев