юлда да, тротуарда да велосипедчыларга юл юк
Кар эрегән вакыттан алып беренче салкыннарга кадәр бистә урамнарында велосипедчылар игътибарны үзләренә җәлеп итәләр.
Бистәдә яшәүчеләрнең физик тормыш рәвеше алып барулары сөендерә, әлбәттә. Алар кибетләргә азык-төлек сатып алырга да, эшкә дә велосипедта баралар. Әмма, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә тиеш.
Әгәр дә алар йөргән маршрут буенча, гомумән, велосипед юллары юк икән? Һәр велосипедчыга сайларга туры килә: йә тротуар буйлап барырга, йә юлга чыгарга. Ике очракта да алар башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулыйлар.
Кагыйдә буларак, велосипедчылар юлның уң ягыннан хәрәкәт итәргә тиешләр. Тик бу очракта машина йөртүчеләр канәгать булмаячак, алар машина тәрәзәсеннән, дөрес хәрәкәт итмисең, дип кычкырырга мөмкин.
Машина йөртүче белән килешкән велосипедчы тротуар буенча хәрәкәт итә башлый, һәм җәяүлеләр белән бәхәскә керә. Бер караганда ул беркемгә дә киртә булмый кебек, әмма бер баласын коляскада, икенчесен җитәкләп барган әни кеше дә велосипедчыга кычкыра ала, чөнки самокатта баручы бала да шул ук тротуардан хәрәкәт итәргә мөмкин.
Бала велосипедта яки самокатта булса, хәтта әти-әни озатуында да. ул туктап кала алмый, ә әлеге очракта баланың реакциясе әйтеп бетергесез.
Гомуми файдаланудагы юлның бер өлеше велосипедчылар өчен каралса, алар җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә комачауламаслар иде.
Велосипед юлларын төзү – велосипедчыларга бәйле проблемаларны чишүнең бер юлы. Бистәдә велосипедчылар өчен юллар булмаганда, гомуми юллар велосипедчылар өчен дә, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дә үзара бәйләнешкә керү зонасы булып калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев