Язын чәчеләчәк орлык көздән әзерләнә
Соңгы яңалыклар

Язын чәчеләчәк орлык көздән әзерләнә

Язгы чәчү эшләренә кадәр вакыт шактый әле.

Бүген ак кар белән капланган кырларда тынлык. Бу вакытта игенчеләр ял итә яисә башка эшләр белән мәшгуль.

Көз җитү белән Россельхозүзәк хезмәткәрләренең кызу эш чоры башлана. Алар язын басу-кырларга сыйфатлы орлык чәчү өстендә эшлиләр. Хезмәткәрләр, табиблар кебек, ак халатлардан, аларның төп эш коралы – микроскоп, киштәләрдә – шытымнар белән савытлар, кәгазь нигездә пробага алынган үсемлекләр һәм тагын күптөрле башка җайланмалар.

Гади кеше өчен болар гадәти үренте генә, ә биредә эшләүчеләрнең профессиональ карашы аларга тулы бәя бирергә мөмкин: аларда яшәү көче бармы, булачак үсемлекләргә авырулар, зарарлы корткычларның куркынычы янамыймы. Бу – мөһим һәм җаваплы эш. Димәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләре генә түгел, бүлек агрономнары да уңыш алуга үз өлешләрен кертә. Район буенча чәчү мәйданы 90 гектарга якын.

Язгы чәчүне үткәрү өчен уртача 8 мең тоннадан артык чәчүлек материал кирәк. Бүлекчәдә I категорияле агрономнар Раҗия Сабитова, Айсылу Зәйдуллина һәм Гөлсинә Мәгыйзова эшли. Ел башыннан алар мең ике йөзгә якын төрле культуралар орлыгы пробасын тикшергән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә хуҗалыклар орлыклар сыйфаты турында белешмә алалар: кайсы партияләрне чәчү өчен кулланырга, кайсылары яраксыз.

Бүлекчә агрономнары шулай ук чәчүлек матриал сыйфатын яхшырту өчен кулланылган препаратлар буенча киңәшләр дә бирәләр. Катлаулырак хәлләрдә алар баш предприятиенең заманча тикшеренү техникасына ия фәнни хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек итәләр. Шул рәвешле, район үсемлекчелеге фән белән бергә атлый, дияргә була. Бүлекчә эшчәнлеге моның белән генә чикләнми.

Россельхозүзәк фитосанитар мониторинг буенча дәүләт йөкләмәсен дә үти. Сезон дәвамында белгечләр карантин объектларга (балтырган, амброзия) чәчү мәйданнарын, зарарлы бөҗәкләр (саранчалар) булуны, җәй буе авыл хуҗалыгы үсемлекләренең вегетацияләнүен күзәтәләр. Кышкы чорда уҗым мәйданнарының торышын контрольдә тоталар.

– Безнең зур булмаган коллектив үсемлекчелек тармагында зур билгеләнешкә ия бурычны үти – культураларны игүдә аграрчыларга ярдәм итә, – дип сөйли Габдерәшит Гелметдинов. Аларның көз башыннан алып башкарган эшләренә бәя биреп шуны әйтергә була, районда язгы чәчүне үткәрү өчен чәчүлек орлык запасы, шытымы белән дә, дымлылыгы белән дә, тормышка сәләтлелеге белән дә һәм башка параметрлар буенча да уңай күрсәткечләргә ия. Киләсе елда да район басуларында уңыш яхшы булыр дип өметләнәсе генә кала.


Нет комментариев