Язылган өчен бүләкләр
Соңгы яңалыклар

Язылган өчен бүләкләр

«ТАТМЕДИА» АҖдән ”Язылган өчен телевизор“ бәйгесендә катнашкан өчен “Авыл таңнары” газетасына язылучыларны кызыксындыру призлары белән бүләкләделәр.

Бәйге шартлары гади иде – «ТАТМЕДИА» АҖның ким дигәндә өч басмасына язылырга һәм төп приз – телевизор оту мөмкинлегенә ия булырга. Гадәттәгечә, бәйгедә катнашучылар арасында һәр районнан зур суммага подписка рәсмиләштергән әбүнәчеләрне дә бүләклиләр.

Бу юлы безнең районнан алар икәү булды – Иске Тимошкинодан Петр Погодкин һәм Сидул-Ерыклыдан Вячеслав Васильев. Икесе дә әйткәнчә, район газетасын үзләрен хәтерләгәннән бирле алдырталар. ”Сельская новь” һәм ”Ял пурнасе” газеталары аларның әти-әниләре йортына да килгән. ”Авыл таңнары” газетасының баш мөхәррире Людмила Жаренова әбүнәчеләргә «ТАТМЕДИА» АҖ исеменнән призлар тапшырды һәм безнең даими укучылар сафында калуларын теләде.

Реклама, 16+

Акциянең срогы: 2019 елның 20 октябреннән 2020 елның 20 мартына кадәр.


Нет комментариев