Яр буйлары чиста булачак
15 нче сентябрьдән 30 ына кадәр су объектларының сусаклагыч зоналарын чистарту буенча “Чиста яр” республика акциясе үткәреләчәк.
Бу акция муниципаль берәмлекләр белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан оештырыла.
Табигатькә сак караш пропагандалау, сулыклар ярында санитар тәртип саклау һәм экологик хәлне яхшырту максатыннан ел саен үткәрелә торган әлеге акциягә Аксубай районының авыл җирлекләре башкарма комитеты вәкилләре, җәмәгать һәм белем бирү учреждениеләре, предприятиеләр, оешмалар һәм барлык теләүчеләр дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев