Яңа ел бәйрәмнәренең куркынычсызлыгы өчен
Соңгы яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәренең куркынычсызлыгы өчен

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

Бу мәсьәлә буенча фикер алышуда көч структуралары, МЧС, прокуратура вәкилләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

–Безнең бурыч — Яңа ел бәйрәмнәренең җәмәгать куркынычсызлыгы һәм кешеләр күпләп була торган урыннарда террорчылыкка каршы көрәшү күзлегеннән югары дәрәҗәдә узуы, — диде район башлыгы Камил Гилманов һәм катнашучыларны бу мәсьәләгә югары игътибар бирергә чакырды.

Районның көч структуралары вәкилләре якынлашып килүче яңа ел тантаналарына әзерлек турында хәбәр иттеләр. Полиция бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм чаралары узачак урыннарны тикшерәләр. Шулай ук халык күп җыела торган урыннарда патрульлек көчәйтеләчәк.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы барлык хезмәтләргә һәм ведомстволарга югары әзерлек режимына күчәргә, район учреждениеләрендә өстәмә инструктажлар үткәрергә, урындагы затларның кизү торуын оештырырга кушты.

Гражданнарга үз иминлекләре турында онытмаска һәм уяу булырга кирәк: урамнарда шикле предметларга тап булганда, торак пунктларда традицион булмаган исламны пропагандалаучы шикле гражданнар пәйда булганда, бер урында озак торган шикле машиналарга, аз халык яшәгән авылларда фатирга кереп тору теләге белдергән гражданнарга карата. Шулай ук әзерләнүче җинаятьләр турында ниндидер хәбәргә ия булганда Россия ЭЭМның Аксубай бүлегенә 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча хәбәр итәргә.


Нет комментариев