Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хезмәтләр язгы ташуга әзерлекне тикшерделәр

Бүген мәйдан территориясендә Татарстан Республикасы буенча төп чаралар планы нигезендә команда-штаб өйрәнүләре узды.

Хезмәтләр урам территориясен язгы су басу буенча әзерлек эшләрен башкардылар.

Катнашучылар территориягә су басу курынычы турында мәгълүмат алдылар. Барлык хезмәтләр дә үзләренең ташуга әзер булуларын күрсәттеләр. Шул исәптән: газ, янгын сүндерү, ветеринария, медицина, юл, коммуналь хуҗалык хезмәтләре, шулай ук энергетиклар, элемтәчеләр, тәртип саклау буенча хезмәтләр, кирәк-ярак, азык-төлек белән тәэмин итү хезмәтләре. Хезмәтләрнең баш белгечләре Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямовка торак секторны су басу шартларында үз гамәлләре турында рапорт бирделәр.

– Гамәлләр сценариясе буенча бирелгән шартларда барлык бүлекчәләр дә куелган бурычны үтәделәр, – дип билгеләп үтте янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Чын куркыныч янаган очракта, алар нәтиҗәләрне бетерү буенча турыдан-туры гамәлләр башкарырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев