Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәрби фәнне өйрәнүгә чакырылдылар

ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына армиягә чакырылучыларның 16 кешедән торган беренче төркеме озатылды.

Алар арасында аксубайлылар Алексей Иванов, Максим Ильин, Егор Крайнов, Дэвид Попов, Илсаф Шәрифуллин, искетимошкинолылар Александр Волков, Данила Шуркин, Семен Яшмурзин, шулай ук Шәрбәннән Нурислам Галлямов Иске Ильдеряктан Станислав Глазков, Яңа Баландадан Сергей Иванов, Васильевкадан Кирилл Кириллов, Константин Матюшкин, Иске Татар Адәмсуыннан Илназ Морадыймов, Савруштан Валерий Романов, Түбән Татар Майнасыннан Данис Яхин. Аларның күбесе һөнәр алып, үзләрен эштә күрсәтергә өлгергәннәр.

Озату тантанасы район җитәкчелеге, чакырылыш комиссиясе әгъзалары һәм “Ватанга хезмәт итәм” ветераннар хәрәкәте катнашында, хәрби марш астында узды.

– Лаеклы сугышчы булыр өчен тырышырга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте егетләргә район башлыгы Камил Гилманов. – Ышанам, сезнең барысы да килеп чыгачак, Туган илебезне якларга әзер булыр өчен хәрби фәнне үзләштерерсез!

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов булачак солдатларга хәер-фатихаларын бирделәр. Виталий Маркин ветераннар иҗтимагый оешмасы исеменнән егетләргә имин хезмәт итүләрен теләде. Юлга кузгалыр алдыннан армиягә чакырылучылар районнан бүләккә кәрәзле телефоннар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев