Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Волонтерлар Биләргә экскурсия ясадылар

Район эчке эшләр бүлегенең элеккеге хезмәткәре Рәмзия Бәкирова йөрәкләре мәрхәмәт белән тулы кешеләр өчен җанга рәхәт ял оештырды.

Яңа Үзидә гаҗәеп хатын-кызлар яши. Аларның куллары беркайчан да тынычлык белми – авыл хатын-кызлары якташ сугышчыларга ышанычлы тыл булыр өчен берләшкәннәр. Болар – Резидә Сабирова, Люция Гайнуллина, Фәния Исламгалиева, Бибинур Әфләтунова, Рәшидә Кыямова, Әнисә Кириллова, Галия Хөснетдинова, Сармадия Әхмәтвәлиева, Рушания Кашапова, Гөлфия Юнысова, Алсу Мәхмүтова, Фиразия Газизова, Альвира Газизова, Нәзирә Билалова, Асия Мәгыйзова, Рәзилә Бикмөхәммәтова, Гөлчәчәк Ситдыйкова һәм Резеда Газизова. Алар бик зур эш башкарганнар: яклаучыларга 850 мендәр теккәннәр, баскан токмач әзерләгәннәр һәм күп итеп тәмле печенье пешергәннәр. Бу тынгысыз хезмәт вакыт кына түгел, зур рухи көч тә таләп итә.

Волонтерларны хуплап, Рәмзия Бакирова аларга үзенчәлекле бүләк – тарихи Биләргә сәфәр оештырды.

Сәфәр ике көн рәттән узды. Беренче көнне экскурсиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, икенче көнне волонтерлар булды. Программа бик бай һәм чын мәгънәсендә илһамландыргыч булды. Хатын-кызлар изге урыннарда булдылар, күлнең һәм Биләр төбәгенең гүзәл табигатен тамаша кылдылар, шулай ук зоопаркка сәяхәт иттеләр.

Катнашучылар өчен бу гади экскурсия генә түгел, ә мәшәкатьләрдән беразга булса да арынып тору, үзара аралашу һәм күңелгә ял бирү мөмкинлеге булды. Алар күп кенә яңа мәгълүмат алдылар, энергия белән тулыландылар һәм һәм кайвакыт үзеңә ял бирергә кирәклеген тагын бер кат аңладылар.

– Без бик зур канәгатьлек алдык, – диләр волонтерлар. – Бу көнне без бабаларыбызның тормышы белән бәйле тарихи урында булу бәхетенә ирештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев