Соңгы яңалыклар

Владимир Путин яңа президентлык срогына катнашу мөмкинлеген кире какмады

Төп законга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, яңа срокка президентлыкка сайланырга мөмкин булуын кире какмады. Бу хакта ул «Россия. Кремль. Путин» фильмы өчен «Россия-1» каналына биргән интервьюда әйтте.

«Мин үзем өчен бернәрсә дә хәл итмәдем. Әгәр Конституциягә тиешле төзәтмәләр кабул ителсә, янә сайлану мөмкин булуын кире какмыйм», — диде дәүләт башлыгы.

Путин шулай ук дәүләт хезмәткәрләрен үз эшләре белән шөгыльләнергә өндәде. Аңа алмаш эзләргә кирәк түгеллеген әйтте.

Төп законга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак. 25 июньнән Татарстанда беренчел тавыш бирү процедурасы узачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев