Үзеңә хөрмәт әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәттән башлана
Ә Киров урамына кергәндә ясалган бу фоторәсем кемнеңдер үз-үзенә нинди мөнәсәбәттә булуын бик яхшы чагылдыра.
Тагын кемдер янә үзенең нинди тирәлектә яшәвен һәм бу уңайдан тирә-юньдәгеләрнең нәрсә уйлаулары аңа барыбер икәнлеген күрсәтергә теләгәндер, мөгаен. Ләкин ул бу калдыкларны, беркем дә күрмәгән вакытта, үзенең бакчасыннан алып чыккан бит. Димәк, каядыр, тирәндә бу кешенең вөҗданы бар әле!
Контейнерлар янында моңа охшаш чүмәләләр даими рәвештә пәйда була, ә янәшәдә – балалар мәйданчыгы.
Каты көнкүреш калдыклары белән озату шартларына туры килми торган бакча чүбен контейнер янына чыгарып өяргә ярамый, дип күпме генә чаң каксак та, файдасы юк!
Чиста бистәдә яшисе һәм аның белән горурланасы килә, тик килеп чыкмый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев