Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Үзара салым халыкка авылның көнүзәк проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина советның киңәйтелгән утырышында 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2024 елга планнар белән таныштырды

Җирлек территориясенә кергән дүрт авылда 617 кеше яши. 2023 елда 2 бала дөньяга аваз салган, 21 кеше бакыйлыкка күчкән. Территориядә яшәүчеләрнең күп өлешен олы яшьтәгеләр алып тора, шуңа бәйле үлүчеләр саны күп.

2023 елда программалар буенча башкарылган эшләрдән иң мөһиме булып Иске Татар Әдәмсуы авылында гидротехник корылманы капиталь ремонтлау һәм шул ук авылда махсус программа буенча икенче өлеш су трассасы сузу тора, әмма бу эшнең тагын бер өлешен башкарасы бар әле. Шулай ук башня бастырып, яңа скважина казыту эшен төгәлләргә кирәк.

Икътисад министрлыгы аша откан грант акчасының бер өлешенә Түбән Майна авылында скважина урнаштырылган. Аны су челтәренә үз көчләре белән тоташтырганнар. Калган акчага авыл юлларына вак таш җәю планлаштырыла.

Үзара салым программасы буенча җыелган акча авыл юлларына таш түшәүгә, янгын сүндерү машинасына ягулык сатып алуга, су трассасы тишелү сәбәпле ремонт эшләрен башкаруга, кышын юлларны карап тотуга, Түбән Майна авылында гидротехник буа төзү өчен проект-смета документацияләрен рәсмиләштерүгә, Иске һәм Яңа Адәмсуы авылларында буалар төзүгә тотылган. Түбән Майна һәм Такталы авылларында зират капкалары яңартылган. Хисап чорында сатып алынган вак таш быел җәй башында юлларны төзекләндерү өчен кулланылачак. Авыл кырыйларына агачлар утыртканнар һәм бу эшне быел да дәвам итәргә ниятлиләр.

–Җирлектә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда ярдәм итү максаты белән төрле программалар эшләп килә. Безнең җирлегебез дә шул программаларда катнашты, сыерларга – 694 800сум, атларга – 15 000 сум субсидия бирелде, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Авыл халкы, бюджет тармагы хезмәткәрләре урамнарда, зиратларда тәртип салу буенча өмәләрдә актив катнаша. Энҗе Мидхәт кызы җирлекнең актив кешеләре – Дамир Шәрәфетдиновка, Әсхат Мифтәховка, Рафыйк Насыйровка, Илнар Сафиуллинга, Рамил Хәсәновка, шулай ук күлләрне чистартуга үз өлешләрен керткән Радик Галимовка һәм шәхси эшмәкәр Мөнир Галиуллинга һәм барлык башлангычларда, эшләрдә актив катнашкан җирлек халкына рәхмәт белдерде. Җирлектән – ике кеше һәм авылда туып-үскән, әмма читтә яшәгән биш ир-егет бүген махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычны үти. Җирлектә мобилизацияләнгән якташларга һәм Лесичанск шәһәренә гуманитар ярдәм җыю эшләре, яшеренү челтәрләре үрү дәвам итә.

2024 елга бурычлар: Иске Адәмсуы авылына су трассасының калган өлешен сузуны төгәлләү. Такталы авылында су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү. Шул ук авылда мәктәпкә йөрүче балаларга автобус көтеп тору өчен павильон төзү. Түбән Майна мәдәният йортын өлешчә булса да ремонтлату.
Утырышта җирлектә эшләп килүче мәгариф, мәдәният оешмалары җитәкчеләре чыгышлары да тыңланды.

Район башлыгы Камил Гилманов катнашучыларга районда башкарылган эшләр һәм бүгенге чордагы вәзгыять хакында сөйләде. Халыктан кергән сорауларга җавап бирде.

Халык җыены авылның актив кешеләренә һәм күркәм юбилейларын билгеләп үтүчеләргә район һәм җирлек башлыкларының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру нотасында төгәлләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев