Урман хуҗалыгы системасында намуслы хезмәтләре өчен ТР
Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәте белән Аксубай урманчылыгы инженеры Светлана Ермолаева һәм Аксубай урман хуҗалыгының урман аударучысы Дмитрий Сорокин бүләкләнде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына Аксубай участогының урман мастеры Константин Артемьев лаек булды.
Аксубай урман хуҗалыгының манипулятор йөртүчесе Вячеслав Миронкин Аксубай районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Урман хезмәткәрләренә бүләкләрне йомгаклау утырышында район башлыгы Алмаз Мингулов һәм ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды. Алар бүләкләнүчеләргә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев