Укытучыга печән бирегез! Абруе булмаган педагогтан начар укучы чыга (фикер)
Быел печән сезонында газета хәбәрчесенең вакыты тыгыз булды. Күңелле мәшәкатьләр белән йөреп, бар халык кышлык печәнгә тиенгәндә, печән сатып алырга өлгерә алмый калды. Районда печән базары инде берничә ел ярыйсы гына эшләп килгәнлектән, моңа бик борчылырга кирәкми иде: шалтырат кына – төргәкле печәнне печәнлек алдына китереп тә куялар.
Башка елларда, печәнне, акчасын түләп, җирле инвестор хуҗалыгыннан ала идек. Шул гадәтне быел да кумак булдым. Тик кагыйдә үзгәргән икән: хуҗалыкта эшләүчегә күпме теләсә, шуның кадәр печән сатыла, гаиләңдә беркем дә инвесторга бил бөкми икән, базар бәясеннән бераз кыйбатракка да печән бирмиләр. Моның ике сәбәбе бар дип аңладым: бердән, хуҗалыкта эшче көчләр җитми һәм авылда яшәп тә, хуҗалык эшендә катнашмасаң, печәнсез калу белән җәзаланасың. Икенчедән, хуҗалыкның печәне такы-токы гына булган.
Беренче сәбәп белән, мәктәптә укытканда, гел очрашырга туры килә иде: укытучыга сыер асрарлык терлек азыгын сатып та бирмиләр. Колхозның ашлыгы өелеп торса да, дәүләткә түбән бәядән сатса да, колхоз бюджетта эшләүчегә ашлыкны песи яларлык кына бирә.
Мондый корыч тәртип туксанынчы елларда, колхозның халыкка хезмәт хакы түләргә акчасы булмаганда да бик төгәл үтәлде. Син, акча тотып, колхоз рәисеннән терлек азыгы сатып алмак булып керәсең – кире бора. Читкә саткан итенә һәм сөтенә, ашлыгына исә колхоз яртышар ел һәм аннан да озаграк акча күрә алмый.
Вәзгыятьнең тагын бер кызык ягы бар иде: укытучы сыер асрый һәм аңа шул ук колхозның ашлыгын фуражга тартып ашата. Тик ашлык өчен акча гына колхоз кассасына керми. Ашлыкка тиенүнең исә берничә ысулы бар.
Беренчесе: колхозда эшләп, ашлык белән мул бүләкләнүчедән сатып аласың. Өеңә үк китереп бирәләр. Аеруча комбайнчылар күп сатты фуражны ул елларда, чөнки болай да мул алалар, комбайн белән өйгә кайтканда, бункер да буш кайтмый. Йөк машинасы шоферлары да соңгы рейс ашлыгын бушатып ук бетермиләр, көн саен бер-ике центнер ашлыкны өйгә бушата торгач, ярыйсы мая туплана.
Ашлык алуның икенче ысулы да бар. Амбар мөдиренә барасың да ашлык сатып бирүен сорыйсың. Сер саклый белгән кешегә ашлык карусыз сатыла. Әгәр колхоз кассасына акча түләп, ашлык сатып алу мөмкинлеге булса, берәү дә аларга ялынмас иде. Колхоз рәисләре, ахмак тыю кертеп, авылда ашлыкның кара базарын булдырдылар ул елларда.
Шушы яшькә җитеп, бу мәсьәләдә акыллы чишелеш тапкан бер генә рәис күрдем мин. Яңа оешкан “Ашытбаш” колхозына рәис итеп куелган Инсур Вәлиев совет чорында ук кем нәрсә сораса, шуны касса аша акча түләп, сатып бирү тәртибе кертте. Хәтта мотоциклларга бензинны да сата башлады.
Югыйсә тыр да пыр чабучы малайлар барыбер шул колхозга кайткан бензинны ягалар иде, тик акчасы гына колхозга түләнмәде. Ул елларда “Ашытбаш” колхозына бәрәкәт иңде: ашлыгы каерылып уңды, бөтен республикага шауладылар.
Хәзерге базар шартларында кемгәдер нәрсәнедер сатып бирүне чикләү – шактый мәзәк хәл инде. Бу – инвесторның советча фикерләү калыбыннан ычкына алмавы нәтиҗәсе генә. Газета хәбәрчесе дә, мәшәкатьләрдән бушагач, кулына телефон алды да ярты көндә кышлык печәнгә тиенде. Печәнне кайтарту өчен, өч чакрымдагы басуга үзенә дә барып кайтырга туры килде инде, нишләтәсең.
Печән кырында ул өйдә ятып күрмәгән гаҗәп яңалыклар белән танышты. Басу хуҗасы фермер үткән ел печәнне сатып бетерә алмаган һәм бушка өләшкән икән. Алай да калган печән, алагаем зур эскерткә өелеп, әле дә тора.
Быелгы печән белән сәүдә исә уңышлы гына бара, чөнки Әтнә районыннан бюджетта эшләүчеләр чиратка баса. Әтнәдә әле дә бу мәсьәләдә совет тәртибе нык тора: укытучыларга печән сатылмый. Мин басуда вакытта шул районның бер укытучысы чиратка басты. 49 яшьләрдәге укытучы ханым: “Өйдә бозауларны алып кайтырга кеше юк иде”, – дип өзгәләнә.
Җитәрлек печән кайтарту өчен, аңа әле тагын ике рейс ясыйсы бар икән. Ире дә бюджетта эшләгәч, болар Арча фермерларын акчалы итәргә мәҗбүрләр. Тик ире өйгә кайтып керә алмый икән. Печән басуына үзең килеп йөрү мәҗбүри түгеллеген, йөкне шофер үзе генә дә алып кайтып бирә алуын искә төшергәч кенә тынычланды.
Укытучыга печән сатмауның морале бер генә: җирдә эшләүченең абруен үстерергә омтылып, укытучыныкын төшерәләр. Югыйсә шул колхозчының баласын тәрбияли инде мөгаллимнәр, шул ук җитәкчеләрнең оныгын укыта.
Педагогның абруен ясалма рәвештә төшерү, бумеранг булып, мәгариф системасына суга, балаларның надан калуына булыша. Бердән, педагогик факультетларга белеме сай булганнар гына юл тота башлый. Икенчедән, абруе булмаган укытучыдан бала белем алмый, мотивациясен югалта. Теләсә нинди эштә, бигрәк тә белем алганда, мотивация уңышка ирешүнең беренче алшарты булып тора. Нинди генә педагогик технологияләр кулланма, мотивациясез алар кысыр әйләнеш кенә ясыйлар.
Җитәкчеләргә уйланыр өчен җирлек бар биредә. Авылдан кеше качуның һәм эшче көчләр җитешмәүнең бер сәбәбе – эш кешесенә ихтирам булмау. Авылда төпләнеп, гаилә корган, җирле хуҗалыкта ун-унбиш еллар тирәсе эшләгән тракторчылар, эш ташлап, читкә йөреп эшли башлады бу язда. Печән бүлгәндәге өстенлек белән генә кызыктырып булмады аларны.
Менә монда кемне гаеплисең? Яхшырак шартлар эзләп, читкә киткән авыл кешесенме, шул шартны хуҗалыгында тудыра алмаган инвесторнымы? Авылда хәзер бер-берсенә капма-каршы булган ике проблема бар: эшкә кеше юк һәм кешегә эш юк.
Газета хәбәрчесе Ташкичү фермасыннан бер әйләнде дә күрде: унбишәр километр ераклыктан, машинага утырып, сыер саварга килеп йөрүчеләр бар икән. Боларның юл чыгымнарын күтәрә инвестор: автомобильләренә ягулык сала. Күрше авылдан килүчеләрне эшкә автобус йөртә. Менә бит барыбер ахыр чиктә эшләгән кешене хөрмәтләргә, шартлар тудырырга туры килә. Тик инде бераз гына соңгарак калынган шикелле.
Печәнсез калдырылган укытучы исә кадрлар проблемасын хәл итүгә үзенчә өлеш кертә: “Авылда калып чиләнмәгез, тырышып укыгыз да шәһәргә китегез”, – дип, балаларга сүз уңаеннан бер-ике тапкыр гына әйтеп куя. Бик нәтиҗәле профориентация була ул мөгаллимнең рәсми булмаган сүзе.
Фото: https://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев