Ухасыз, тик штраф белән
Уылдык чәчү чорында балык тоткан өчен аксубайлыларга ярты миллион сумга кадәр штраф яный.
Уылдык чәчү чорында балык тоткан өчен районда яшәүче ике кешегә җинаять эше кузгатылган.
Шуларның берсе Алга бистәсендә – елгада, икенчесе Яңа Ибрай буасында балык тоткан.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, ике балыкчы да йөзү чарасы – көймәләр, балык тоту ятьмәләре кулланган. Ир-атларның балыкларның миграциясе урынында балык тотуы да хәлне катлауландырган. Тоткарлаган вакытта берсенең ятьмәсендә – дүрт, икенчесенекендә ун балык булган. Уылдык чәчү һәм миграция чорында законсыз балык тоткан өчен өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф каралган. Хокук бозучыларга карата дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләренә мәҗбүр итү, яисә шул ук вакытка иректән мәхрүм итү белән җәзага тарту җәзасы бирелергә мөмкин.
Җәза чарасын суд билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев