Районның террорчылыкка каршы комиссиясе шикле кешеләргә, әйберләргә, шик тудырган теләсә нинди вак-төяккә игътибар итәргә киңәш итә.
Бу предметларның һәркайсы шартлаткыч җайланма булырга мөмкин. Мондый предметлар транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатирлар ишек төпләрендә, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында табыла.
Хәзерге шартларда террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәшне махсус хезмәтләр гамәлләре белән генә алып бару мөмкин түгел, һәр гражданин һәм гомумән җәмгыять террорчылык атакаларына әзер булырга һәм теракт куркынычы янаганда да, аны гамәлгә ашырганда да үзен дөрес тотарга тиеш.
Бигрәк тә транспорт объектларында, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә булганда, һәрвакыт үз тирәгездәге хәлне контрольдә тотыгыз.
Онытып калдырылган әйберләргә тап булганда, аларга кагылмыйча, бу турыда машина йөртүчегә, объект хезмәткәрләренә, куркынычсызлык, полиция хезмәтләренә хәбәр итегез. Шикле пакетны, тартманы яисә башка предметны ачып карарга тырышмагыз.
Ничек кенә кызыктырсалар да, хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз.
Шартлагыч җайланмалар сыра банкалары, кәрәзле телефоннар сыйфатында булырга мөмкин. Урамда җирдә яткан предметларны аяк белән тибеп җибәрмәгез.
Кинәт куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары көчләре активлашканда, кызыксыну күрсәтмәгез, икенче якка китегез, әмма йөгереп түгел, сезне дошман дип кабул итмәсеннәр өчен, акрын гына барыгыз.
Шартлау яисә атыш башланганда, шунда ук җиргә ятыгыз, ниндидер япма (бордюр, сәүдә палаткасы) астына яшеренү тагын да яхшырак. Күбрәк саклану өчен, башыгызны кулыгыз белән каплагыз.
Әзерләнә торган теракт турында очраклы рәвештә белгәндә, кичекмәстән бу турыда 02, 8-(843-44) – 2-72-06 телефоннары буенча хокук саклау органнарына яисә 112 экстрен оператив хезмәтнең бердәм номерына хәбәр итәргә кирәк.
Нет комментариев