Удар хезмәт өчен югары бүләк
Авыл хуҗалыгы производствосында күпьеллык намуслы хезмәт өчен «Чистополье» ХК «Аксу Агро» АФ механизаторы Геннадий Матюшкин «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем алды.
Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кремльдә тантаналы чара вакытында тапшырды. Республика җитәкчесе игенчегә алга таба да уңышлар теләде.
Геннадий Матюшкин – авыл хуҗалыгы предприятиесенең иң алдынгы механизаторларының берсе. Кырык елдан артык ул авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Аның җирдә эшләү тәҗрибәсе һәм осталыгы зур. Ул авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелегенең барлык йөкләмәләрен уңышлы үти. Барлык җитештерү объектларында – терлек азыгы хәзерләүдә, игенчелектә, урак өстендә зур җаваплылык белән хезмәт куя.
Югары җитештерү күрсәткечләре өчен механизатор күп тапкырлар бүләкләнгән. Ул район җитәкчелегеннән, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Рәхмәт хатларына һәм Мактау грамоталарына ия. Атказанган механизатор исеме – хезмәт өчен иң югары бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев