ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында казанышларын таныдылар
Соңгы яңалыклар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында казанышларын таныдылар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына «Актай» ҖЧҖ АПКның терлекчелек буенча операторы Николай Захаркин лаек булды.

Николай Михайловичның хезмәт юлы тулысынча авыл хуҗалыгы белән бәйле. Эш юнәлеше дә бер үк – терлекчелек. Бу һөнәргә ул 35 ел гомерен багышлаган. Соңгы 15 елда «Актай»да хезмәт куя. Аның карамагында – мөгезле эре терлек, атлар. Ул терлекләрне тәрбияли, ашата-эчертә, асларын җыештыра, терлекчелек фермасындагы механизмнар эшен күзәтә. Малларны ашату буенча җайга салынган эш аңа югары артым алуда ярдәм итә.

– Николай Михайлович үз вазифаларына югары җаваплылык хисе белән караган хезмәтчән, – дип характерлый аны хуҗалык җитәкчесе. – Хезмәттә ирешкән уңышлары – аның тырышлыгы нәтиҗәсе.


Нет комментариев