Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе
Соңгы яңалыклар

Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе

Бүген «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Аларның хезмәте аркасында районда юллар төзелә һәм ремонтлана. Районда беренчеләрдән булып эш көне нәкъ менә юл төзүчеләрдә башлана – 5:30 сәгатьтә алар инде базада булалар, 5:45 сәгатьтә эш планеркасы башлана. Алга таба – объектлар буенча. Биредә эш көне азагы да нормага салынмаган.

Бу – проектлар, планнар, программалар, дәүләт контрактлары техник хезмәткәрләр тарафыннан эш сезоны һәм юллар төзелеше башланганчы алдан ук формалаша һәм ел дәвамында аларның катгый үтәлеше контрольләнә. Ә аларны юлларда хезмәтчәннәргә кадәр дистәләгән кеше гамәлгә ашыра.

Хәер эш графигы барысы өчен дә – юл эшчеләре өчен дә, конторда кәгазьләр белән утыручылар өчен дә бертөрле булса да. Бу сезонда без һәр юлны ремонтлау һәм төзү объектларында юлчылар белән бергә булдык дияргә була. Ә һөнәри бәйрәм алдыннан елга ниндидер арадаш нәтиҗә ясарга булдык.

– Безнең филиал Аксубай һәм Чирмешән районнарына хезмәт күрсәтә. Быелгы сезонда да, теләсә кайсы башка еллардагы кебек, төбәк билгеләнешендәге юлларны, урам юл челтәрләрен капиталь ремонтлау белән шөгыльләндек, гомуми файдалануда булган юлларда юл эшләре программаларын гамәлгә ашырдык, шул исәптән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча программалар кысаларында да, – дип сөйли «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин. – Аксубай районы территориясендә 20 километрдан артык юллар төзекләндерелде. Гомумән алганда бу 330 миллион сумнан артык.

Шунысы игътибарга лаек, быелгы сезонда Аксубай юл хезмәткәрләренә тагын бер объект – үзенчәлекле «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара коридорының «Пекин» дип аталган 10 чакрым юлы тапшырылды. “Шале (М-7) – Баулы (М-5) ” автомагистрале участоклары Аксубай юлчылары тарафыннан өч сезон дәвамында, Дәүләт заказы нигезендә, юл өслеген тулысынча конструкцияләп милли стандартлар буенча төзеләчәк. Шулай итеп, Аксубай юл хезмәткәрләре автомобиль юлының яңа маршрутын төзүгә үз өлешләрен кертәчәк.

Бүген бөтен көч юлның нәкъ менә шушы участогына тупланган. Ә юл эшләре программасына килгәндә, район буенча алар 92 процентка үтәлгән. Ноябрьнең беренче яртысында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре сезоны ябылачак.

Районның баш юлчысы Фәнис Сафин билгеләп үткәнчә, Аксубай юл хезмәткәрләре коллективы теләсә нинди катлаулыктагы эшләрне башкарырга әзер – бу еллар дәвамында тупланган тәҗрибә дә, көчләргә һәм средстволарга тапкырланган осталык та. Ул районда хезмәтләре һәм казанышлары өчен кемнедер аерып күрсәтергә яратмаган бердәнбер җитәкчедер, мөгаен. Фәнис Сафин «Бездә барысы да яхшы эшли!» дияргә ярата. Моңа нигез дә бар, җитәкче юлда хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен яхшы белә. Елның теләсә кайсы вакытында юл хезмәткәрләре ачык һавада эшлиләр, ә аларның битенә кояш нурлары апрель аенда ук каратуткыл төс сала. Ә эш көне билгеле сәгатьләр белән генә тәмамланмый. Биредә физик яктан нык ир-атлар гына эшли.

Өстәвенә юлчыларның кадрлар агымы юк. Бүгенге көндә филиалда 120 кеше эшли. Алар арасында юл тармагына дистәләгән елларын багышлаучылар да, беренче сезон гына эшләүчеләр дә бар. Һөнәри бәйрәм алдыннан иң яхшы хезмәткәрләр «Татавтодор» АҖ җитәкчелеге исеменнән билгеләп үтеләчәк. Болар – машина йөртүче Александр Муртазин, пешекче Роза Ганиева, автогрейдер машинисты Валерий Жарков, тракторист Фәним Низаев, хисапчы Светлана Барсукова, шофер Иван Мельников, директор урынбасары Азат Сәлахиев.

Шунысы игътибарга лаек, административ бина коридорында мактаулы урында юл тармагы ветераннарының фотосурәтләре куелган. Ул һәркайсының данлы хезмәт юлы турында искәртә кебек! Филиалда ветераннар тарафыннан салынган йолаларны хөрмәтлиләр. Аларны бәйрәмнәрдә котлыйлар, аларны эш көннәрендә күрүләренә шатланалар.

– Бәйрәм алдыннан ветераннарга хезмәтләре өчен Һәм бүгенге коллективка бердәм эшләре өчен зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, – дип йомгак ясады безнең сөйләшүгә Фәнис Сафин. – Барыбызга да сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим.


Белешмә:

Тарихи белешмә буенча, Аксубай район башкарма комитетының юл бүлеге якынча 1930 елда оешкан (төгәл дата юк).


Нет комментариев