Тикшерүчеләр Татарстанда мәктәп ашханәләрендә ачыкланган хиафлыкларны атады
Биектауда Дәүләт Советы президиумы утырышында мәктәпләрдә балаларны ашатуны оештыруда проблемалар хакында фикер алыштылар.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе республика мәктәпләре ашханәләрендә үткәргән тикшерүләр барышында хилафлыклар ачыкланган.
Ведомство башлыгы урынбасары Любовь Авдонина бу хакта Биектауда Дәүләт Советының күчмә президиум утырышында сөйләде.
Әзер ризык порцияләре күләмен киметеп бирү очраклары булган. Тукай, Минзәлә, Бөгелмә районында алты мәктәптә, Түбән Кама, Чистай, Лениногорск районнарында тукландыру операторлары белән эшләүче мәктәпләрдә ризык порциясе тулмавы ачыкланган.
Ярымәзер ризык рационының калориялелеген киметү Арча, Чистай, Саба, Балтач, Түбән Кама, Яңа Чишмәдә алты мәктәптә ачыкланган. Әзер ризыкларның куркынычсызлыгын тикшергәндә, микроблар булмавына һәм ризыкларның яраклылык срогына игътибар ителгән. Бөгелмә, Казан, Алабуга, Лаеш районы мәктәпләрендә яраклылык вакыты чыккан продукция табылган.
Үткәрелгән тикшерү барышында әзер ризыкта эчәк таякчыклары группасы бактерияләре 9 мәктәптә табылган — бу 1,6 процент тәшкил итә.
Алабуга, Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Казанда үзләре мөстәкыйль ризык әзерләүче мәктәпләрдә, Түбән Кама һәм Чистайның тукландыру операторлары эшли торган мәктәпләрдә шундый бактерияләр ачыкланган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев