Террорчылыкка каршы комиссия район территориясендә террорлык актларын кылуга юл куймау максатларында уяулыкны арттыру турында кисәтә
Соңгы яңалыклар

Террорчылыкка каршы комиссия район территориясендә террорлык актларын кылуга юл куймау максатларында уяулыкны арттыру турында кисәтә

Район башлыгының террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова куркынычсызлыкны тәэмин итү, террорчылыкның мөмкин булган күренешләрен кисәтү һәм туктату максатыннан гражданнарны уяулык күрсәтергә һәм сак булырга чакыра.

Түбәндә китерелгән тәкъдимнәр сезнең һәм якыннарыгызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Күзәтүчән булыгыз! Бары тик сез подъезда, ишегалдында, урамда шикле әйберләрне һәм чит кешеләрне күрергә сәләтле.

Уяу булыгыз! Тирә-юньдәгеләрнең үз-үзен тотышына, хуҗасыз һәм шартларга туры килмәгән әйберләрнең булуына игътибар итегез.

Үз йортыгызда тәртип урнаштырыгыз: подъездда домофон белән тимер ишек урнаштырыгыз, подвалларның, чормаларның һәм техник биналарның бикләнүен көн саен тикшерегез.

Беркайчан да саклауга яисә бүтән кешегә тапшыру өчен хәтта иң куркынычсыз әйберләрне дә алмагыз.

Шикле әйбергә якын килмәгез: бу сезнең гомерне өзәргә мөмкин.

Балаларыгызны куркынычсызлык чараларына өйрәтегез: урамда таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә һәм ишек ачмаска, хуҗасыз уенчыкларны алмаска, табышларга кагылмаска. Балаларны хәтта таныш кешеләрнең дә, бернинди сылтаулар астында да, өченче затларга нәрсә дә булса тапшыру үтенечләренә берничек тә җавап бирергә ярамаганлыгы турында кисәтегез. Баланы якында гына булган шикле кешеләр, табылдыклар турында өлкәннәргә хәбәр итүдән оялмаска өйрәтегез.

Куркыныч янаган очракта 02 яисә 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз.


Нет комментариев