Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Теләсә нинди һава торышында тәүлек әйләнәсе постта

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итә.

Алар арасында юлда куркынычсызлык һәм хокук тәртибен тәэмин итүче Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре дә бар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре штаты зур түгел – җитәкче, полиция майоры Нияз Гыймалетдинов, өлкән инспектор – капитан Илшат Сибгатуллин, юл-патруль хезмәте инспекторлары – полиция лейтенантлары Александр Семенов һәм Рамил Садыйков. Бүлекчәнең җайга салынган эшен тәэмин итүдә ике ирекле һәм ике муниципаль хезмәткәр ярдәм итә.

– Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен эш сафында билгеләп үтәләр, хәтта ул ял көненә туры килсә дә. Кагыйдә бозучыларның ял көннәре юк, димәк, безнең хезмәткәрләр дә тәүлек буе постта, атнага җиде көн буена елның теләсә кайсы вакытында, – ди Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Безнең редакция Аксубай ЮХИДИ бүлеге белән хезмәттәшлек итә – газета битләрендә без юл хәрәкәте куркынычсызлыгын мәгълүмати пропагандалыйбыз, автомобильчеләр өчен законнардагы яңалыклар һәм кагыйдә бозучылар турында сөйлибез, район юлларында бергәләп патрульлек итү һәм профилактик чаралар оештырабыз.

Без аларның ничек эшләүләрен башкаларга караганда яхшырак күрәбез. Чөнки ул юлларда рейдлар, ә еш кына планнан тыш профилактик рейдлар, көн саен патрульлек итүләр белән генә чикләнми, алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында сабыйлар белән мәгълүмати һәм профилактик эш алып баралар, районның яшь гражданнарына юлда үзүзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтәләр.

Зур Аксубай районына – дүрт хезмәткәр! Әмма бу аларга үз категорияләрендәге районнар арасында күрсәткечләр буенча урта позицияне тотуда комачауламый.

– Хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәмдә эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телисем һәм безнең ышанычлы тылыбыз булган, һәрвакыт безне өйләребездә көтеп торган тормыш иптәшләребезгә рәхмәт әйтәсе килә, – ди Нияз Гыймалетдинов. – Юл хәрәкәтендә катнашучыларга шуны искәртәсе килә: юл хаталарны кичерми, исегездә тотыгыз, сезне дә шулай ук өйдә көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев