Республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте бозлавык һәм буран турында кисәтә.
Һава торышы аязучан болытлы булачак. Шулай ук иртән һәм көндез урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә.
Көндез максималь температура 0...-4 кадәр тәшкил итәчәк.. Республика юлларында бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: архив "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы.
Нет комментариев