Татарстанлыларга зиратларга бару өчен СМС-пропусклар санын арттырдылар
Кешеләр зиратка бару һәм кайту өчен берәр сәгать вакыт алуга көнгә ике хәбәр җибәрә ала.
Татарстанда 4нче номерлы максат - «Зиратларга бару» буенча СМС-хәбәр җибәрү санын арттырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
«Хәзер татарстанлылар бу максат буенча көнгә ике СМС җибәрә ала. Һәр рөхсәттә юлга вакыт бирелә: зиратка барырга бер сәгать һәм кире өйгә кайтырга бер сәгать», - диелә хәбәрдә.
Зиратта республика халкы күпме кирәк, шулкадәр вакыт үткәрә ала. 4нче номерлы максат буенча электрон пропуск атнага бер тапкыр рәсмиләштерелә.
Татарстанлылардан шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү сорала. Битлек, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар кияргә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк. Шулай да мөмкин булганча өйдә калу яхшырак.
7 май киченә 4нче номер буенча 67 меңгә якын пропуск рәсмиләштерелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев