Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, иң күп чыгымнар җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су өчен түләүгә тотыла.
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренчә, республикада соңгы биш ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 16 процентка кыйммәтләнгән.
«Республикада яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә тоткан чыгымнарын анализладык. Ягулык, торак һәм азык-төлек бәяләренең артуы, инфляция процессларына карамастан, соңгы биш елда төбәктә коммуналь хезмәтләрнең бәясе 16 процентка артты», — диде ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта.
Груничев сүзләренчә, иң күп чыгымнар җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су өчен түләүгә туры килә.
«Коммуналь хезмәтләр структурасына анализ ясау күрсәткәнчә, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителгән уртача статистик гаилә өчен түләүнең иң күп өлешен (30 проценттан артык) ягып җылыту ала. Иң азын — каты коммуналь калдыклар белән эш итү (5 проценттан азрак). Исәп-хисап Казан шәһәре мисалында ясалды», — диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев