Соңгы яңалыклар

Татарстанда салкын һава торышы саклана

Бүген, 4 декабрьдә, Татарстан территориясендә салкын һава торышы саклана. «Төньяк циклон йогынтысы»нда кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә торган талгын җил булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Төнге сәгатьләрдә республика буенча термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була.

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев