Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 179 кеше үлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагын теркәгәннәр. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
1948 һәм 1956 елларда туган ике хатын-кыз инфекция корбаны булган.
Республикада яшәүчеләрнең үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар. «Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлык матбугат хезмәтендә.
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясеннән барлыгы 179 кеше үлгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев