Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы теркәлгән

Республикада коронавирус инфекциясе расланган 1128 кеше дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова әйтте.

«11 кеше хастаханәдә, 28 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Тәүлек эчендә авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр арасында табылган, алар 15 кеше. Вирус йоктыручыларның иң күбе Казанда — барлыгы 21 кеше. Икенче урында Чаллы — анда дүрт очрак теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 4231 кеше авырган, алар арасыннан 3091 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 32 кеше. 1128 кеше дәвалануын дәвам итә. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев