Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унҗиденче пациент үлгән
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унҗиденче пациент үлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган, 38 кеше терелгән.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган унҗиденче пациент үлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 1951 елгы Чаллы кешесен 5нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Анда Covid-19 вирусы һәм пневмония нәтиҗәсендә барлыкка килгән коронавирус инфекциясенең уртача-авыр формасы булган. Ир-ат кискен миокард инфаркты кичергән, шулай ук йөрәктә ишемия авыруыннан интеккән. «Пациент 2020 елның 25 июнендә вафат булды. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә ачыкланды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», - диде Галимова.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 яңа очрагы ачыкланган. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4673 очрагы теркәлгән. 3510 кеше терелгән, 1145 пациент дәвалануын дәвам итә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев