Татарстанда көчле җил шәхси йортның түбәсен каерып аткан
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Татарстанда көчле җил шәхси йортның түбәсен каерып аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Шимбә көнне, 27 июльдә, 15.31 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лаеш шәһәренең Мелиораторлар урамында көчле җил шәхси йортның түбәсен каерып атуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Урынга килгән Лаеш эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре түбәнең йорт яны территориясенә өлешчә җимерелеп төшүенә игътибар иткән. Җил кубарган түбәнең гомуми мәйданы 90 квадрат метр тәшкил иткән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев