Татарстанда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы старт ала.
Соңгы яңалыклар

Татарстанда «Язгы каникуллар» профилактик чарасы старт ала.

Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән чара 23 марттан башланып 1 апрельдә тәмамланачак.

2024 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан юлларында 16 яшькәчә балалар катнашында 56 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 2 баланың гомере өзелгән, 60сы имгәнүләр алган. Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күбесе пассажирлар булган. 28 юл-транспорт фаҗигасында 2 бала һәлак булган һәм 31 имгәнүләр алган.

Балаларның үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре Югары Ослан һәм Биектау районнарында теркәлгән.

Дәүләт автомобиль инспекциясе искәртә, Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинада алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта утыртып йөртү баланың авырлыгына һәм яшенә туры килә торган махсус иминлек җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш.

Һәм балалар өчен каралган махсус иминлек җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә кулланырга киңәш ителә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча актив эш алып бара. Мондый кагыйдә бозулар өчен Россия Федерациясе

Кодексының административ хокук бозулар турындагы 12.23 маддәсе 3 нче өлешендә өч мең сумга кадәр штраф каралган.

Җәяүле балалар катнашында 28 юл-транспорт вакыйгасында 29 яшь юл хәрәкәте катнашучысы имгәнүләр алган.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Кагыйдә бозучы бала турындагы мәгълүмат, алга таба профилактик эш өчен, ул белем алган оешмага тапшырылачак.

Татарстан Республикасы буенча дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы булырга һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.


Нет комментариев