Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда өч фән буенча БДИ нәтиҗәләре узган елгы белән чагыштырганда югарырак

Барлык фәннәр буенча нәтиҗәләр турында сөйләргә әлегә иртә, чөнки барлык эшләр дә тикшерелеп бетмәгән .

БДИның тикшерелгән дүрт фәннән өчесенең нәтиҗәләре уртача баллы 2019 елгы күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Без география, рус теле, әдәбият һәм информатика буенча нәтиҗәләр алдык. Аларның беренче өчесе буенча нәтиҗәләр узган елгыдан югарырак. Информатика әлегә түбәнрәк, әмма резерв һәм өстәмә көннәрдә әле имтихан тапшырылмаган», - диде Рафис Борһанов.

Ул барлык фәннәр буенча да нәтиҗәләр турында сөйләргә иртә әле, чөнки барлык эшләр дә тикшерелмәгән һәм резерв көннәрендә имтиханнар тапшырылмаган, дип өстәде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев