Татарстанда бераз кар, томан һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә
Бүген, 29 гыйнварда, Татарстанда температура фонының бераз күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Аязучан болытлы һава көтелә. Кайбер урыннарда бераз кар явачак һәм томан сакланачак.
Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Төнге -20 градуска кадәр салкыннан соң, көндез термометр баганалары -3..-8 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда -4, -6 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев