Баланы теркәлү урыныннан тыш мәктәпкә бирү мөмкинлеге Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә
Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Әмма мәктәптә буш урыннар юк икән, мәктәп баланы кабул итүдән баш тарта ала.
Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге федераль законга уңай бәя бирде.
Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана. Кайбер мәктәпләр гаризаларны электрон рәвештә кабул итәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев