Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә

РФ КоАПның 32.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ штрафны административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф салу турындагы карар законлы көченә кергән көннән алып алтмыш көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә, административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәү түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штраф салуга китерә, ләкин бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә, яисә унбиш тәүлеккә кадәр вакытка административ кулга алу, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкаруга җәлеп итү каралган.

Җәзаның котылгысыз булу принцибын гамәлгә ашыру кысаларында ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Хокук бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы түләмәүчеләрне үз вакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләүгә дучар ителергә мөмкин.

Бурычны түләттерүдә транспорт чарасын кулга алу кебек җәза да актив кулланыла, соңыннан ул бурычны каплау өчен сатылып җибәрелергә дә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә, шулай ук күрсәтелгән сайтларга юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә административ хокук бозулар турында мәгълүмат алу өчен мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итәргә, карарларны электрон таратуга язылырга, ГМП ГИС ка тиешле мәгълүматны тапшыручы кредит учреждениеләрендә штрафларны вакытында түләргә һәм, транспорт чарасы белән идарә иткәндә, үзең белән штраф түләү турында квитанция алырга киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев