Татарстан Президенты район авыл җирлекләре башлыклары хезмәтен бәяләде
Соңгы яңалыклар

Татарстан Президенты район авыл җирлекләре башлыклары хезмәтен бәяләде

Татарстана Конституциясе көнендә ТРның муниципаль берәмлекләре арасында уздырылган бәйге җиңүчеләре республика Президенты кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алдылар.

 Рөстәм Миңнеханов Аксубай районы авыл җирлекләре арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйге лауреатларын да бүләкләде.

Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева һәм Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров «Шевроле Нива» автомашиналарына ия булдылар.

– Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-бәйгесе 2010 елдан башлап ел саен, муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, авыл һәм шәһәр җирлекләрен дә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан үткәрелә, – дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов. – Татарстан Хөкүмәте ярдәме – ул иң яхшы муниципаль берәмлекләр эшен бәяләү һәм үз территорияләрендә эшләргә теләүче кешеләр өчен стимул.

Җиңүчеләр район ихтыяҗлары өчен 93 яңа «внедорожник» алды, ә шәһәр округларына җиде микроавтобус ачкычы тапшырылды.

 


Нет комментариев