Республикада Африка корпусының пилотсыз очу аппаратлары бүлекчәләрен һәм медицина хезмәтләрен комплектлау өчен хәрби хезмәткәрләр җыюның яңа этабы игълан ителде: медиклар, дрон операторлары һәм башка белгечлекләр.
Бу хакта Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары майор Рушан Даутов сөйли.
– Күрсәтелгән юнәлешләрдән тыш, башка хәрби белгечлекләр буенча да гаризалар кабул ителә башлады. Кандидатлар – 45 яшькә кадәрге пешекче яисә эш башкаручы (делопроизводитель) квалификациясе булган хатын-кызлар аерым карала.
Хезмәтне үтү шартлары: бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсация: 2,9 млн сум.
Акчалата түләү: аена 240 меңнән 310 мең сумга кадәр (Россия Федерациясеннән читтә бурычларны үтәгәндә).
Сайлап алу процессы гадәттәгедән катгыйрак уза, түбәндәге критерийларга аерым игътибар бирелә:
РФ гражданлыгы. Наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелек булмау. Сәламәтлек буенча каршы күрсәтмәләр булмаска тиеш (СПИД/ВИЧ һәм гепатит авыруларын да кертеп). Авыр җинаятьләр буенча хөкем ителмәгән булу. Чит илгә чыгуга рөхсәт булу. Сәламәтлек торышы яхшы булу. Гади состав өчен яшь буенча чикләүләр — 45 яшькә кадәр, җитәкче звено өчен – 55 яшькә кадәр. Кандидатның бик яхшы физик әзерлеге булганда искәрмәләр дә булырга мөмкин.
Медицина белгечләрен җыю барлык профильдәге табиблар һәм урта медицина персоналы (шәфкать туташлары) арасында башкарыла. Хатын-кызларга да контрактлар төзергә тәкъдим ителә. Кандидат урта махсус яки югары медицина белеменә, табиб/урта медицина персоналының гамәлдәге аккредитациясенә һәм ким дигәндә алты ай дәвам итәчәк озак вакытлы чит ил командировкасына китәргә ризалыгы булырга тиеш.
Пилотсыз очкычлар операторлары: 40 яшькә кадәрге затлар кабул ителә, 45 яшькә кадәрге пилотсыз очкычлар белән эшләү тәҗрибәсе булган кандидатлар да кертелә. Монда компьютер техникасы, пилотсыз очкычларны эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә белемнәр һәм өч үлчәмле проектлау күнекмәләре кирәк.
Контракт төзү һәм Африка корпусына керү өчен Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итегез.
Нет комментариев