Тәрбиягә алынган балалар мәктәпкә өстенлекле шартларда кабул ителәчәк
Моңарчы балалар бакчасы яки башлангыч мәктәпкә өстенлекле кабул ителү хокукы бертуган абыйсы яки апасы шул учреждениегә йөргән балага гына бирелә иде.
Тәрбиягә алынган балаларны бер үк белем бирү учреждениесенә туганнары белән бергә өстенлекле шартларда кабул итәчәкләр. Россия Президенты Владимир Путин РФ Гаилә кодексына һәм Мәгариф турындагы законга шундый төзәтмәләрне имзалады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моңарчы балалар бакчасы яки башлангыч мәктәпкә өстенлекле кабул ителү хокукы бертуган абыйсы яки апасы шул учреждениегә йөргән балага гына бирелә иде. Дәүләт башлыгы имзалаган карар бер гаиләдә тәрбияләнүче балаларга карата кулланылган «дискриминация»не юкка чыгара, чөнки гаиләдә уллыкка алынган балалар да, опекага алынганнары да булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Мондый хокук хәзер башлангыч мәктәп һәм балалар бакчаларына гына түгел, кабул итү конкурс нигезендә үткәрелә торган учреждениеләрдән тыш, барлык гомуми белем бирү оешмаларына да бирелә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев