Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче, машина йөртү таныклыгын судның тиешле карары үз көченнән кергән көннән өч эш көне дәвамында тапшырырга тиеш.
Ул фактик яшәү урыны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырылырга тиеш, анда таныклык махсус таныклыктан мәхрүм итү срогы гамәлдән чыкканчы сакланачак.
Билгеле вакыт эчендә тапшырудан читләшкән очракта, мәхрүм итү срогы өзелә. Ул бары тик машина йөртүче үзенең таныклыгын тапшырганнан яисә аны югалту турында гариза тәкъдим иткәннән соң гына дәвам итә.
Машина йөртүче тиешле җәза бирү турындагы карар үз көченә кергән көннән махсус таныклыктан мәхрүм ителгән дип санала. Әгәр бу очракта ул транспорт чарасына идарә итсә, шул исәптән үзе белән тапшырылмаган таныклыгы да булса, аны чираттагы җәза көтә: утыз мең сум күләмдә штраф салу, яисә унбиш тәүлеккә административ кулга алу, яисә йөз сәгатьтән алып ике йөз сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләргә тарту. Шул ук вакытта ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус стоянкага урнаштырыла.
– Транспорт чарасына идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итү срогы гамәлдән чыккач, автомобиль хуҗасына таныклык аның Юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен тикшергәннән һәм юл хәрәкәте өлешендә кагыйдә бозулар өчен административных штрафларны түләгәннән соң гына кире кайтарыла, – дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Әгәр машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган, медицина тикшерүе узудан баш тарткан яисә юл-транспорт һәлакәтеннән соң алкоголь кулланган өчен таныклыктан мәхрүм ителгән булса, машина йөртү таныклыгын кире кайтарып алу өчен дә аңа транспорт чарасына идарә итүгә каршылыклар булмау турында медицина бәяләмәсе кирәк булачак.
Нет комментариев