Сугышчы-интернационалистны искә алу көненә багышланган «Ягез әле, егетләр» турниры
Савгач урта мәктәбендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару уңаеннан митинг узды.
Мәктәп янындагы паркта Азат итүче сугышчы һәйкәле итәгенә венок салуда шулай ук сугышчы-әфганчылар һәм төрле гаскәрләр ветераннары катнашты.
Ә тантана алдыннан мәктәптә «Ягез әле, егетләр» турниры оештырылды, ул да шулай ук Сугышчы-интернационалистны искә алу көненә багышланды.
8-11 сыйныф укучылары автомат сүтеп-җыюда, ПВдан адтуда, хәрби исемнәрне белүгә интеллектуаль уенда көч сынаштылар, строй җыры смотры үткәрделәр. Иң яхшысы булып 11 сыйныфлар командасы танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев